“Digital шигырь”гә язмаларны
Ике айдан артык җибәрәм.
Һәм хәзер бу сәхифә турында
Килеп чыккан уйны мин әйтәм.
Үзе сайт бигрәк матур ясалган,
Яхшы керү, уку бик җиңел.
Ошый. Әмма, шул ук вакытта, бар
Аның ясаучыга тәкъдимем.
Беренчедән, теләк бар белергә
Күпме караш шигырьләремдә.
Аерымда түгел, ә, гомумән
Бөтенесен кушсак без бергә.
Икенчедән, сайтның әдипләрнең
Иске шигырьләрен күрергә.
Сортировка аша – ягъни, шулай:
Яки, яңа, яки, искеләр.
Әгәр тагын берәр нәрсә туса
Минем башта, хәбәр итәрмен.
Бөтенесе алдында сайт өчен
Ясаучыга РӘХМӘТ әйтәмен!
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез