РФ
Рашид Фәттәх
23 июль, 2025 ел

Акча-алтын...

Безнең дөньябызда акча-алтын
Берничек тә дөрес бүленми.
Кем мохтаҗ түгел, анарга төшә,
Кемгә чынлап кирәк, бирелми.

Һәм беркем монда гаепле түгел,
Тормыш бездә алай каралган.
Мескеннәр, мохтаҗлар белән бергә
Байлар яши бер үк урамда.
Уникаль идентификатор: 2307252701
2
0
13
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез