РФ
Рашид Фәттәх
3 август, 2025 ел

Киләчәккә хат

“Сәләм, Мирфатыйх, Галиҗан яза!
Хәлләр ничек синдә, әйбәтме?
Бу хатымда сөйлисе бар сиңа
Берничә шәп шатлык-хәбәрне.

Беренчесе – татар саны булды
Утыз миллионнан артыграк!
Ә саф татар телдә сөйләшүче
Саны аңа күпкә якынрак!

Икенчесе – безнең илебездә,
Ә төгәлрәк, чиксез Рәсәйдә,
Очкан машинаны ясадылар
Җәл, Казанда түгел, Мәскәүдә!

Өченчесе, безнең Татарстанда
Турыланды юллар, шомарды.
Ничек тапшырулар хәбәр итте,
Бер чокыр да анда калмады.

Сәләм сиңа, дускаем, тагын бер,
Теләк булса, үзең яз миңа!
Ике мең алтмыш тугызынчы ел,
Синең якын дустың Галимҗан”
Уникаль идентификатор: 0308252732
2
0
19
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез