Кайбересе әйтә, имеш кирәк
Туган телне алып ташларга.
Мәктәпләрдә, уку йортларында
Аңа каршы сугыш башларга...
Бу котычкычлык сүзләр әйткәннең
Акылында нәрсә урнашкан?
Ул сизми дә, аңлымый, ахрысы,
Кая кергән, ничек адашкан?
Димәк, синеңчә, күп язучылар
Шайгырьләр һәм әдип-җырчылар,
Кем туган телне баеткан, димәк
Гомер буе юкка тырышкан?!
Туган тел, әдәбияте тиеш
Бу дөньяда мәңге яшәргә!
Ә син, маңкорт, уян һәм тотын үз
Туган телне хөрмәт итәргә!
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез