Я Ходаем, гафу итче мине,
Балачакта мин азэшләдем.
Йөзләп шигырь язу урынына,
Уеннарны уйнап, яшәдем.
Я Ходаем, гафу итче мине,
Мин дусларны эзләп-маташтым.
Нәтиҗәдә, бернинди дә дуссыз
Кыз-иптәшсез хәзер мин калдым.
Я Ходаем, гафу итче мине,
Балачакта бик күп сүгендем.
Чөнки миндә булды һич үзаңсыз
Төссез хисле черек күңелем...
Я Ходаем, Синнән ярдәм сорыйм,
Булыш, зинһар, миңа үсәргә!
Бу дөньяга яхшылыкны кылып,
Дөрес кеше булып яшәргә!
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез