Беркөнне хатыным белән
Эшемнән кайтып килдем.
Гараж янында утырган
Улымны, ахры, күрдем.
Без чыккач, ул исәнләште,
Һәм хәлләрне белеште.
“Мин хәзер, эшем буенча
Тиз барып киләм” – диде.
“Ярар” – әйттек без анарга,
Һәм өйгә кереп киттек.
Анда, безнең шаккатуга,
Шул ук улымны күрдек...
“Син бит әле генә киттең?
Эшләр буенча бардың?”
“Нинди эш? Мин сезне өйдә
Чыкмыйча, көтеп яттым!”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез