Белмим, нәрсә тагын дөньябызда
Була ала күпкә рәхәтрәк,
Кайчан тотынасың кирәкмәгән
Җиһазларны алып сүтәргә.
Кулыңа тимер боргычны тотып,
Борасың син шөреп-кадакны...
Шунардан соң, ике кулың белән
Чыгарасың киштә-тактаны...
Рәхәт, әлбәттә... Әмма, сүткәндә,
Күбеселәр ясый хатаны.
Иске җиһаз сүтәр өчен, кирәк
Китерергә башта яңаны!
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез