Беркөн, урамнан барганда,
Сәер егетне күрдем.
Ул ике су тамчы кебек
Миңа охшаган иде.
Кулында капчыкны тотып,
Әкрен генә атлады.
Кызыксынып, кем икәнен
Белешергә мин бардым.
“Исәнме, егет! Исемең?”
“Мин Фарит Габдел булам”
“Күпме яшь сиңа, әйтәле”
“Сигездә унбиш тула”
Нәрсә кызык, мин дә Фәрит,
Миңа да унбиш тулды...
Тик бу хәл, хаталанмасам,
Ике ел элек булды...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез