Сукояр – февраль аенда туган
Козерогтан барган билгесе.
Нинди холыклы ул? Шуның хакта
Теләгем бар бераз сөйлисе.
Сукояр ирекне сөя, аңа
Чит-ят рамка белән кысачык.
Сукоярның сүз-гамәләреннән
Була ала башта буталчык.
Акылы бай кызык уй-фикергә,
Аралашу – җанның теләге.
Хыял-планнар белән ул тутыра
Киләчәктә барган көннәрне.
Ике сүздә, сукоярлар – кызык,
Әмма, шул ук вакыт, куркыныч.
Бик үзенчәлекле: бер вакытта
Ачулы да алар, һәм тыныч...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез