РФ
Рашид Фәттәх
1 февраль, 2026 ел

Февраль ае җитте...

Февраль айлары да килеп җитте,
Ничек соң тиз уза вакытлар.
Секундлы мизгел булып сизелә
Озак барган сәгать-минутлар.

Кичә генә җылы җәйләр иде,
Чәчәк утыртканбыз бакчада.
Бүген инде, көрәк тотып, кирәк
Чистартырга карны урамда...

Иртәгә беренче август булыр,
Гыйнвар ае ике атнадан...
Шулай гомерләр дә күз йомганчы
Һәм сизмичә, бик тиз узарлар...
Уникаль идентификатор: 0102262805
1
0
9
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез