РФ
Рашид Фәттәх
8 февраль, 2026 ел

Чибәр татар кызлары

Чәчләрегезне толымга үреп,
Алкаларны тагып колакка,
Ак калфакны башыгызга куеп,
Сез чыгасыз тышка, урамга...

Күзләрегездә йолдыз җемелди,
Битегездә кояш нурлары...
Үз матурлыгыгыз белән хәйран
Калдырасыз һәммә ир-атны...

Кем өчендер сез чын асылташлар,
Кемнеңдер сез якын дуслары...
Бер караштан гашыйк итәрсез бит,
Эх сез, чибәр татар кызлары!
Уникаль идентификатор: 0802262856
3
2
97
Фикерләр (2)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
АГ
Алсу Галеева(Сафина)
11 февраль, 2026 ел
хәерле көн, Рәшит. Алкаларны тагалар, үскәнем. Төзәтеп куй шул җирен, яме.
0
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
РФ
Рашид Фәттәх
15 февраль, 2026 ел
Алсу апа, киңәшегез өчен рәхмәт. Төзәттем.
1
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез