РФ
Рашид Фәттәх
10 февраль, 2026 ел

Зожны яратам!

Хәмерне эчмим, төтенле
Тәмәкене дә тартмыйм.
Зыянлы ферментка тулган
Ризыкларны ашамыйм.

Һәркөн җиде - тугыз сәгать
Багышлыймын йоклауга.
Зур игътибарны бирәмен
Үземнең психик ялга.

Китап укыйм, белем алам,
Йөрим, хәрәкәтләнәм.
Ике йөз минут атнада
Спорт белән шөгыльләнәм.

Тешләрне дә чистартамын,
Көн саен душка барам.
Сәламәт Гомер Образын
Тумыштан ук яратам!
Уникаль идентификатор: 1002262858
1
0
1
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез