Тугарылып илһам атым
Килеп җитте акланга;
Җылы җилләр ялын тарый,
Ял итеп ал беразга.
Хыялларың җәйдә иде,
Next level язда икән.
Әйләнә дә килә бит ул —
Гомерләр уза икән.
Шатландыңмы, кайгырдыңмы
Карлар озак яумагач?
Йөрәгең утта яндымы
Яумаган көн калмагач?!
Киләсе яз, ак өметле,
Өметсез шайтан диләр.
Кәгазь көймә гөрләвектә
Ерак-еракка җиләр.
Очар илебез күгендә
Ак болыт, сайрар кошлар.
Төсле шарларны җибәрер
Шат күңелле балалар.
Илһам атым, бераз ял ит
Next level язга җитте.
Төннәр яктыра башлагач
Күңлең алданып китте.
Март 2026
АЛСУ ГАЛЕЕВА
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез