Галеева Алсу
Туган телне бәйләп йөрәкләргә,
Апрель саен Тукай эндәшә.
Татар халкын шулай җилкетергә
Сүнмәс рухын һаман өләшә.
Чеп-чи томшык, сары чебеш кенә,
Яшәгәнсең милләтем өчен,
Уятырга мәрткә киткән халкың
Җаның кыеп түккәнсең көчең.
Син яшисең минем йөрәгемдә,
Җанны бәйләп туган телемә.
Әткәй-әнкәй, әби-бабайларым,
Өммәтле без татар теленә.
Тәүге тапкыр әни булган аем,
Тукай ае һәр апрель саен.
Туган телле, туган илле булып
Яшәү насыйп әйлә, Ходаем.
Яуган карлар мотлак эреп бетә,
Ага алар гөрләвек булып.
Һәм болытлар төрле сурәт ясый,
Тукай илһамыннан рухланып.
Бүген миңа күктән кошлар дәште,
Тукай ае диеп, искәртеп,
Һәр тарафтан назлы җилләр исте:
— Татар теле яши. Яшәсен!
Безнең тарих — изге Болгар иле,
Безнең кавем — татар җирләре,
Татар теле — төрки тамыр-чишмә,
Йөрәкләрдә Тукай аһәңе.
14.04.2026
1
0
4
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез