АЛСУ ГАЛЕЕВА
Эзләнү эзеннән үзәннәр өзлегә,
Актарып җир өстен үренте кимерә,
Тилмерә адәмнәр актыкка су җитми,
Тилерә, шашына — офыкка кул җитми.
Сызлана җөйләре яралы дөньяның,
Тимердән үрелгән коймалар сызгырды:
— Тимәгән бу җиргә имчеләр дәвасы,
Шауламый бу якта зәйтүннәр агачы...
Һәм шулчак, далада, бүреләр ыжгырды,
Тирәннән, үзәктән җан орыш калыкты.
Бик борын заманда кайлардан белгәннәр,
Язылган телдән-тел күченгән риваять,
Әйткәннәр тирәннән җир ватып чыкканын
Ызгышның, талашның, гаугалы тормышның.
Алыптан вакланган бер микъдар кисәге
Яшәмәк җөгәнләп дәү Җирнең күчәрен.
Өелә тау булып күкләрдән иңгәне:
Моң, сурәт, сүз, аһәң, зәркәнче хезмәте,
Ишелә бар гыйлем һәм кала хәлифә,
Күкләрдән куылган, Адәме, Һавасы.
Яңадан, тәүбаштан гыйлемнәр туплыйсы,
Яңадан, тәүбаштан мәхәббәт уйныйсы,
Әмма ки, вә ләкин явызлык кылмыйча
Яшәргә тырыш син җаныңны бозмыйча.
20.04.2026
2
0
10
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез