АЛСУ ГАЛЕЕВА
Апрель күгенә болытлар чәчелгән,
Гүя артына кемдер яшеренгән,
Кабартып куйган да ястык-мендәрен,
Каплый кояшны: "беркем дә күрмәсен!"
Язгы кояш куәтенә соклангыч,
Ул тараткан нурлар яшәүгә ачкыч,
Кар эрүгә үсеп чыкты чәчкәләр,
Уйчан көнгә алар ямен чәчкәләр.
Ә бүген май, беренче май, яңа көн,
Бәйрәм кояшы серле елмайган көн.
Сабый туды шушы матур дөньяга,
Иң изге теләкләр яусын тик аңа.
Дөнья матур, дөнья ямьле, сабыем,
Тәүге тапкыр аваз салган бу көнең,
Яшәү көче бүләк иткән әниең,
Саулык белән бәхет тели әтиең.
30.04-1.05.2026
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез