АГ
Алсу Галеева(Сафина)
13 май, 2026 ел

Актан икән

АЛСУ ГАЛЕЕВА
Җылы гына көне, җылы гына,
Җылы җилләр исә тыныч кына,
Офыкларым аяз зәңгәр икән,
Күктә болытлар да сирәк икән.

Чияләрем тоташ актан гына,
Актан икән шомырт агачы да.
Алмагачлар, дүңкәл һәм миләшләр —
Йомшак болытлардай, ак чәчкәләр.

Яшиселәр килә, яшиселәр,
Язгы мәйданчыкта алсу йөзләр.
Хушбуй сипкәнмени туган җирем,
Иртә таңнан җырлы бүген көнем.

Киләчәккә карый хыялларым —
Шулай матур килсен гел язларым.
Янда булсын дуслар, туганнарым,
Тыныч булып атсын ал таңнарым.
13.05.2026

Дүңкәл — ирга агачы
Уникаль идентификатор: 1305262894
1
0
3
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез