АГ
Алсу Галеева(Сафина)
20 май, 2026 ел

27 май -- китапханәчеләр көне

АЛСУ ГАЛЕЕВА
Майның егерме җидесендә
Ишек ачык гадәттәгечә,
Китаплардан җыеп гөлләмә
Бәйрәм итик китапханәдә.

Рәхмәт сиңа, китапханәче,
Якты йөзле булганың өчен.
Синең хезмәт — күңелгә тылсым,
Җыйгансың байлыкның яктысын.

Тәртип белән һәрбер киштәгә
Тезәсең китапларны безгә.
Белем агачы үсә көн дә
Тамыр җәеп китапханәдә.

Мәдәни һәм милли мирасны —
Саклыйсың кадерләп китапны.
Тулып торсын, яңарсын һәрчак,
Килсен китаплар олы кочак.

Бәйрәм белән китапханәче,
Минем уйга син күрәзәче.
Нинди китап кирәк икәнен,
Әйт әле син, кайдан беләсең?

Юлдашчы да, киңәшче дә ул,
Китап безнең әйбәт, якын дус.
Дуслык аланына дәшкәнгә
Рәхмәт әйтәм китапханәгә.
Май 2026
Китапханә көне
Уникаль идентификатор: 2005262898
1
0
4
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез