Röstäm Şakir
25 август, 2026 ел

Белмәү гаеп түгел

Надан кеше күп сөйләшә,
Белмәгәнен белгән була.
Үзе белми — сүзен сөйли,
Үз фикерен хак дип саный.

Китап ачып карамый да,
Дөнья күрми, киңәш бирә.
Башка кеше дөрес әйтсә,
«Мин беләм!» — дип каршы килә.

Берәр сүзгә каршы чыксаң,
Ачу чыга йөзләренә.
Дөреслекне эзләү түгел,
Җиңү кирәк үзләренә.

Телевизор нәрсә әйтсә,
Шуны хак дип кабул итә.
Башка фикер ишетсә дә,
Үз фикерен генә яклый.

Белмәү гаеп түгел, дустым,
Белмәүдән дә начар нәрсә —
Белмәгәнеңне белмичә,
«Мин барысын беләм!» — дия.

Дөнья зур ул, белем чиксез,
Өйрәнергә җитми гомер.
Акыллы кеше: «Белмим», — дия,
Надан кеше: «Мин беләм!» — дия.
Сәясәт
Уникаль идентификатор: 2508262913
2
0
7
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез