АГ
Алсу Галеева(Сафина)
28 август, 2026 ел

Тормыш итү — чабыш түгел

Тормыш итү — чабыш түгел,
Гомер тот җайлап кына.
Беренчелек алкышлары
Җайдаклар чаптарына.

Вакыт чапканга зарланмый
Гамьле тормыш корабы.
Корабларны алга илтә
Сөю дигән коралы.

Сез кораблы һәм чаптарлы,
Гомерегез җай гына,
Киләчәк дәвамлы булсын,
Булсын бал да май гына.
(Алсу Галеева, Актаныш)
Уникаль идентификатор: 2808262921
2
0
3
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез