АГ
Алсу Галеева(Сафина)
28 август, 2026 ел

Арулану учагы

Алсу Галеева

Хиссез учакны хистән тергезеп,
Үткәннәрне як та, кайгырма.
Тезең чүктереп иелдергәнен
Мөһерләп куй: "Яраксыз, тәмам".

Кайнар дулкыннар бәрсен йөзеңә,
Алсуланып янсын учаклар.
Тышыңнан көлеп, эчтән янганда
Җан дускаең аңлап кочаклар.

Утка әйләнеп бетсен борчуың,
Күшеккән чакларың дөрләсен.
Дөньясы бераз тешен кайратыр,
Яңгырап чыкканда сүзләрең.

Искегә тисәң, исең китәчәк —
Ник кирәк соң кабат актару?
Күмердә нинди хаклык калалсын?
Нинди хисләр, нинди ярату?

Беркемгә беркем кирәкми бүген,
Беркайдан да көтмә таяныч.
Үз көчеңә үзең ышанып тик,
Арулану учагын ягыш.
Август 2026
Уникаль идентификатор: 2808262927
2
0
6
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез