Минем тормыш-битләре буталган китап,
Кайберләре кара, берничәсе ап-ак.
Яңлышларым¹ өчен үзем бирәм җавап,
Аллаһ хөкем кыла-кая ялган, кая хак.
Кылган гамәлләрем кире кайта кабат,
Һәрбер адымны искә төшерә сукмак.
Йөрәгемдә гел кайный иде үңгә² максат,
Мин үзгәрдем, иске максат инде аксак.
Милләтләрне биләп алган гореф-гадәт,
Ә хакыйкать гадәттән күпкә тора ерак.
Яман авызлардан төрле чыкса гайбәт,
Эчемдә калам һаман сабыр һәм тыйнак.
Кеше сүзеннән гомеремдә булам азат,
Күңелемдә балкый минем шәхси маяк.
Иҗатыма тыгыла алмас һичнинди зат,
Үз фикердә һаман торам, билгесез кунак.
Астөшермәләр:
¹Яңлыш - ялгыш
²Уңгә-үзгә
1
0
5
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез