"Гафу ит!" - дип,яннарыма килеп,
Күпме матур сүзләр яудырдың.
Никтер,кичерә алмыйм,син бит мине
Авырлыкта ялгыз калдырдың.
Яраларга тозлар сибә-сибә
Хәтеремдә читкә киткәнең.
Кайгыларым җиңеләйтер өчен
Нигә шулчак сабыр итмәдең
Ачуланмыйм сине,үртәмим дә,
Яшьләр кипте инде күптәннән
Әтечем шул : оныт Мине,
Бер сүз дәшми,яннан киткәндә..
1
0
249
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез