БА
Билгесез автор
4 апрель, 2011 ел
Ак майларда ак бәхетләр
Алып килсен киләчәк.
Юлларыңа хуш ис сибеп,
Балкып торсын гөл-чәчәк.
Туган көнең котлы булсын,
Тыныч үтсен көннәрең.
Язлар кебек наз китерсен
Җәйләрең һәм көзләрең.
Гөмер буе хәсрәт күрми,
Аяз булсын күкләрең.
Шатлык нуры чәчеп торсын
Елмаюлы күзләрең.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 030411612
10
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез