БА
Билгесез автор
30 ноябрь, 2 ел
Сиңа ярты җанны ярып бирәм,
Бөтенесен бирсәм, үләрмен.
Юләр лә бу, диеп аптырама,
Сине яратканга юләрмен.
Телисеңме, башкаеңны куеп,
Йөрәк тибешемне тыңлатам.
Дөрес түгелдер дип уйлый күрмә,
\"Яратам!\" - дип әйтеп туймасам.
Йөрәгемне өермәләп алган
Сулар сибеп сүнмәс ут әле.
Минем хәлем аңлашылмас сиңа -
Мин яратам, ә син юк әле...
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 3011-174
10
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез