БА
Билгесез автор
30 ноябрь, 2 ел
Пушкин язган Люблю диеп, Тукай язган – Яратам.
Нинди телдә язсалар да, шул ук мәхәббәт язган...
Мин дә язам яратам дип, сөям сине, юксынам!
Аерма безне, Аллам дип, көн дә аңа ялварам.
Көтәм сине һәр көн: иртә белән, кич белән...
Елыйм мин синең белән һәм синең белән көләм.
Айлы кичтә күккә карап йолдызларга ялынам:
Ташламагыз безне диеп, мин бит аны сагынам!
Сагынам гына да түгел, үлеп-үлеп ЯРАТАМ!
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 3011-176
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез