Тәрбияче көне

Кем күрсәтер, кем аңлар,
Әйтик әле кем булыр?
Әни эштә булганда да,
Ул синең янда булыр.
Уенчыклар булмаганда
Ул аны алып килер.
Җырларныда җырлый-җырлый,
Тәмле итеп йоклатыр!

Тәрбияче апа сезгә
Рәхмәтемне белдерәм!
Балаларның йөзләренә
Шундый нур биргән өчен.
Каты итеп яратканга,
Назлап караган өчен.
Матур рәсемнәр буятып,
Язарга өйрәткән өчен!

Тәрбияче көне белән,
Тәбрик итәм Әнием!
Балаларга шундый яхшы
Тәрбияче бит син безнең.

Нурлы күзләр сүнмәсеннәр
Янып торсын мәңгегә.
Шул күзләрдән чыккан нурлар
Җылылык бирсеннәр безгә!

Халык милләт буламыни,
Булмаса тәрбиясе.
Тәрбиягә җан өрүче
Синдер ул - тәрбияче.

Бала күңелендә бары
Матурлык тудыручы.
Уңышларга сөенүче
Синдер ул - укытучы.

Изге хезмәтегез өчен
Сезгә - чәчәк бәйләме.
Котлы булсын, нурлы булсын
Мөгаллимнәр бәйрәме!

Бәйрәм хөрмәтенә сезг...