Бәйрәмнәр

Элек төрки халыклар яңа ел бәйрәмен 22 март көнне билгеләгәннәр (Нәүрүз). Хәзерге вакытта бу халыкларда яңа ел Хиҗри һәм Милади тәкъвимнәре буенча каршылана. Нәүрүз фар. "яңа көн" табигатьнең яңаруын аңлата.

Кытайда яңа ел бәйрәме 21 гыйнвар - 21 февральдән берсе көнендә була. Ләкин милли календарь сирәк файдаланыла һәм кытайлылар баштан Милади тәкъвимендәге, ә аннары соң үз Яңа елны үткәрәләр.

Яңа ел – күп халыклар тарафыннан елның беренче көнендә уздырылучы бәйрәм. Милади тәкъвимендә елның беренче көне – 1 гыйнвар – Рим императоры Юлий Цезарь тарафыннан б. э. кадәр 46 елда расланган. Русия һәм Татарстанда яңа ел — рәсми бәйрәм һәм ял көне. XV гасырга кадәр Русиядә яңа ел 1 мартта башлана торган булган (Юлиан тәкъвиме). XV гасырдан башлап исә, яңа ел 1 сентябрьдә билгеләнә. 17...

Укытучылар көннен билгеләү күп илләрдә 20 нче гасыр дәвамында туа башлады. Күп очракларда, уку-укыту эшчәнлегендә мөһим вакыйганы искә алуга багышланган бәйрәм. Күп илләрдә, укытучыларның хезмәтен күрсәтеп, хөрмәт йөзеннән укытучылар көне билгеләп үтелә. Бөтендөнья укытучылар көне дөньяда 5 октябрь үткәрелә. Шушы көнгә кушылып Рәсәйдә дә укытучылар көне 5 нче октябрь үткәрелә башлый. Хөр...

Әниләр көне - әниләргә багышланган бәйрәм. Бу көнне әниләрне, әбиләрне бәйрәм белән котлау каралган. Әниләр көне Рәсәйдә Ноябрьнең ахыргы ял көнендә үткәрелә. Рәсәйдә бәйрәм 1998 елдан бирле үткәрелә, Б. Н. Ельцин карары буенча. Әниләр көне Рәсәйдә яшәүчеләрнең иң яраткан бәйрәмнәре арасында да тора. Бу көнне әниләрегезне бәйрәм белән котларга онытмагыз, кәефләрен күреп, сөендереп калыгы...

Иң беренче булып өлкәннәр көнен Европада үткәрә башлыйлар, озакламый Америкада да үткәрелә башлый. 90 нче ел ахырыннан башлап, бөтен җир шарында үткәрелә. Бу көндәге кебек карт кешеләрнең матур, бәхетле балачагы булмаган. Аларның балачаклары сугыш чорында үткән, ачлык, хәерчелек булган. Гомерләре буе эшләп, сугыш авырлыкларын иңнәрендә күтәреп барган әби - бабаларыбыз картлык көннәрендә...

Системный администратор көне, июльнең ахыргы җомгасында бәйрәм ителә. Системный администратор булып эшләү челәргә хөрмәт белдереп үткәрелә. Бу бәйрәмне башлап җибәрүче Тед Кекатос, ул бу бәйрәмне үткәрергә дип тәкъдим ясый. Бу бәйрәм 1 нче тапкыр 1999 нчы елда бәйрәм ителгән!

Күп кенә илләрдә, июннең 3 нче ял көне әтиләр көненә багышланган. Бу көнне бар кешедә үзләренең әтиләренә
булыша, аларга бүләкләр бирә, хәлләрен белешә. Әтиләр көнен бәйрәм итү Америкадан башлана. Сонора Смарт
1909 нче елның, әниләр бәйрәмендә әтиләр көнен бәйрәм итәргә дип чыгыш ясый. Чыгыш уңышлы була, бар кеше дә хуплый. Сонора Смартның әнисе үлгәннән соң, аны һәм 5 бала...

Соңгы кыңгырау - мәктәпне тәмамлаучы укучыларның, укытучыларның, аларның әти-әниләренә багышланган бәйрәм.Соңгы кыңгырау бәйрәме май ае ахырында, укулар бетеп экзаменнар башланганчы бәйрәм ителә. Соңгы кыңгырау мәктәп елында булган барлык дәресләргә, тәнәфесләргә, өй эшләренә, контроль эшләренә нокта кую вакыты.
Бу көнне кызлар мәктәп формасын кия, ак күлмәк яки ак алъяпкыч һәм к...

9 нчы май көнне Бөек Җиңү көне билгеләп үтелә. Беренче тапкыр җиңү бәйрәмен 1945 елның 15 нче июнендә
билгеләп үтелә. Бу көндә төрле котлаулар әйтелгән, бәйрәм открыткалары таратканнар. СССР таралганнан соң
җиңү бәйрәме күпмедер вакыт билгеләп үтелми торган. Бары 1995 нче елдан яңадан үткәрелә башлаган. Хәзерге вакытта Җиңү бәйрәме Рәсәйнең барлык шәһәрләрендә, районнарын...

70 ел дәвамында СССР өчен 1 нче май хезмәт бәйрәме дип билгеләнгән. Хәзер Рәсәйдә 1 нче май, яз һәм хезмәт бәйрәме дип йөртелә. Казахстан өчен бу көн бердәмлек көне, Корея өчен Будды туган көн буларак билгеләп үтәләр, Францияда Ландыш көне дип билгеләнгән.

8 мартта, күп төрле илләрдә Халыкара хатын кызлар көне билгеләп үтелә. Бү көнне ир-егетләр, кызларга чәчәкләр, бүләкләр бирәләр, хәтта табак-савыт юырга, өй җыйштыру кебек эшләрне эшлиләр. Күп гасырлар элек Дания Копенгагасында конференция уза, конференцияда Германиядан Клара Цеткин катнаша. Клара Цеткин, барлык илләр, елның бер көнендә хатын кызлар көнен билгеләп үтәргә дип чыгыш ясый....

23 февраль, Ватанны саклаучылар көне. Бу көнне ир-егетләргә бүләкләр биреп, теләкләр әйтеп котлыйлар. Беренче тапкыр бу бәйрәм 90 ел элек билгеләп үтелгән, 1918 нче елның 23 нче февралендә булган вакыйгаларга карата. 1918 нче елда булган вакыйгалардан соң 4 ел үткәч СССР да Кызыл Армия көне дип йөртелгән. Кызыл Армия көне зур итеп 1923 нче елда, Кызыл Армияның 5 еллык юбилей көнендә бил...

Изге вәли көне яки барлык гашыйклар көне дип йөртелә бу бәйрәм. Бәйрәм 494 нчы елда бәйрәм ителә башлаган, Рәсәйдә 1990 нчы ел башында. 14 нче февраль көнне бу бәйрәмне җир шарында барлык гашыйклар билгеләп үтәләр. Бу көнне үзеңә якын булган яки яраткан кешеңә төрле бүләкләр бүләк итәләр, чәчәк, уенчыклар, йөрәк формасында булган открыткалар. Шулай ук мәхәббәт аңлаткан шигырьләр, смслар,...

Иске яңа ел элекедән килгән өстәмә бәйрәм. Календарь бүленүләр аркасында "яңа елны" - яңача һәм искечә каршылыйбыз. Шулай булгач барлык теләгән кеше, 13 һәм 14 гыйнварда иң яраткан бәйрәмне каршылап бетерә
ала.

1 нче сентябрь Белем бәйрәме, бу көн Рәсәйдәге барлык укучыларга, укытучыларга, студентлар өчен яңа уку елы башлану. Бу көнне мәктәпләрдә бәйрәмнәр уздырыла. Укучылар һәм әти - әниләр укытучыларына чәчәкләр биреп, бәйрәм белән котлыйлар. Ә керәшен татарларында бу көн Симән көне дип йөртелә: “арышны Симән көнне төшкә тикле чәч, төштән соң чәчмә”, “симән көн үткәч, биш-алты көннән бәрәңге...

21нче март – көн белән төн тигезләшкән көнне төрки халыклар календаре белән яңа ел һәм яз килү – Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Нәүрүз көннәрендә (ул атна – ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Бәйрәм көнне иртән иртүк торып 8–10 кешелек төркемнәргә бүленеп урамнарга балалар чыкк...