Исәнләшү

Соңгы сәламемне
Юллыйм сиңа җилләр аркылы
Барсын сиңа кайнар сәлам булып
Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны

Ничек хәлләр кошчыгым,
Сиңа яза чыпчыгың.
Сәлам көттем кошчыктан,
Ә ул мине оныткан.

Хисләрне яшерен түгәбез,
Серле безнең мәхәббәт.
Шулай сер саклый белгәнгә
Телефонга мең рәхмәт.

Әй шәп инде бу телефон
Заманасына күрә —
Сине шәп егет иттерә,
Ямьсезлегең яшерә.

Персигым минем, жимешем,
Алма кортым, кишерем,
Бәбием син, алтыным,
Хәлләр ничек, матурым?

Кояш та уянмаган әле
Болытлар каплый җылы нурларын
Ләкин иртән уянып искә алсам серле карашыңны
Болытларны эретеп күктә балкый башлый КОЯШЫМ!

Көне буе сине уйлап йөрим,
Йокламыйча төнне үткәрәм,
Сине сагынып, сиңа сәлам итеп
Шушы СМСны җибәрәм.

Сәлам минем клубничка,
Күңелемдәге земляничка,
Түшемдәге малинка,
Йөрәгемдәге мольвинка!
Елмаюыңны сизәм,
Крепко мин сине үбәм!!!

Белдем хәзер хәлләрегезне,
Һаман шулай исән булыгыз.
Матур шигырьләр белән безне
Гел шатландырып торыгыз

Шэп коннэр телэп калам!
Бер-беренне соеп ярату-
Хыял булса да бер гадэт,
Нэрсэ сон ул узе мэхэббэт?!..

Синен матур кузлэрен
Колеп кенэ торсыннар.
Ак бэхетлэр,сэламэтлек
Сина юлдаш булсыннар!

Таң кояшы көтмәгәндә үтеп керде
Шакымыйча күңел ишегемне.
Йөрәгемә алтын итеп чигеп куйды
Бик кадерле газиз исемеңне.
Су сипмәсәң, җан гөлләре кибә.
Хәзер йөрәк сине уйлап тибә..

Сагынам сине һәрвакытта,
Сагынам иртә, кичен дә.
Әллә өзелеп сөйгәнгәме,
Күрәм сине төшемдә?!

Хатларны мин юри генә көтәм
Ашны бераз төрләндерү өчен
(Алла бабай башка сукмас микән
Мина мондый әшәкелек өчен???)

Әллә инде сыермы соң үзең?
Нәкъ өстенә бастың китереп...
Ай егете күптән ирем инде
Куеныма төште егылып.

Исәнмесез, дисәм белерсезме
Кемнәр сезгә хатлар язганын
Кемнәр сездән туземсезлек белән
Өзелеп хатлар котеп калганын

Исәнмесез! Ничек яшисез сез,
Ничек үтә сезнең көнегез,
Алгы көнегездә бәхет теләп,
Миннән сәлам кабул итегез!!!

Сиңа сәлам җибәрүне таптым яңа бер җаен.
Кара күккә: сәлам сиңа яңгыр тамчысы саен!