АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
14 февраль, 2024 ел

Бал үткәрәм

Күк белән җир арасында
үзен иркен хис иткән
Канат кагып, күккә ашкан
кошка ияреп китәм:
Биләмәмне бер колачлап,
биектән күзаллыймын
Һәр көн саен шатландырган
байлыгымны барлыймын;
Энҗе бөртек, көмеш тәңкә -
ялтырый бар җиремдә,
Өйсәң әгәр, үтеп китәр
иң-иң биек өйне дә;
Тәрәзәләрдә сүрәтләр,
ясалган бер данәдә,
Алыштырып, копияга,
куя алмас беркем дә;
Агачымда чуклы шәлне
тукыганнар "от Кутюр",
Алларына, иртән чыккач,
әйтәсем килә "бонҗур".
Бу сүзләргә ышанмаска
сез бик хаклы, әлбәттә,
Бал үткәрәм, оркестрлы,
башлыйм фәлән сәгатьтә.
7.01.2024
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1402242219
6
2
Фикерләр (2)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
AC
Angry Cat
15 февраль, 2024 ел
Чын талант иясе икән сез, бик шәп булган!
1
3
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
15 февраль, 2024 ел
Мин бик шат бу сүзләргә, рәхмәт.
2
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез