АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
19 февраль, 2024 ел

Мине уятырга теләп

***
Шак-шок тәрәз шакый
Ипләп кенә агачлар,
Мине уятырга теләп
Эреп төшә тамчылар.

Түгәрәк кояш елмая
Тәрәзәмә сарыла,
Мине уятырга теләп
Битләремә кагыла.

Хәерле иртәләр теләп,
Кошлар сайрый агачта,
Мине уятырга теләп
Яңа матур көн туа!
18.02.2024
Хәерле иртә
Уникаль идентификатор: 1902242220
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез