ФК
Фирдәүсә Кәримова
8 сентябрь, 2012 ел
Бәби чәен уздырганда,
Син бәләкәй, сабый идең.
Сиңа карап, нинди нәни,
Күз тимәсен,дигән идем.

Бүген инде син зур үстең,
Юкка-барга еламыйсың.
Ярамаган әйберне дә,
Ярсып елап сорамыйсың.

Синең белән шундый кызык,
Сөйләшәсең, җыр җырлыйсың.
Әниеңә булышасың,
Бер минут та тик тормыйсың.

Тәтиләрең дә тәртиптә,
Көн дә бакчага барасың.
Җәяү тәпиләп үтәсең
Бакча белән өй арасын.

Мәктәп-мәктәп тә уйныйсың.
Дөрес итеп саныйсың.
Яратасың китапларны,
Хәрефләрне дә таныйсың.

5 яшь тулды! Син бик матур,
Сөбханалла, күз тимәсен.
Әткәң-әнкәң кочагында.
Бәхетле бала булып үс.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0809121399
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез