ФК
Фирдәүсә Кәримова
8 сентябрь, 2012 ел
10 яшь тулды бүген сиңа -
Синең тәүге юбилеең.
Бәхет, шатлык юлдаш булсын,
Тыныч булсы туган өең.

Сынатма син укуда да,
Гыйлем тормышның нигезе.
Икейөзлелектән саклан,
Бер була чын кеше сүзе

Хезмәтне дә чит-ят итмә,
Мөмкинтүгел эшсез яшәү.
Үрнәк гадәт, яшьтән өйрән,
Олыларга зурлап дәшү.

Әдәп, әхлак белән дус бул,
Начар гамәл иярмәсен.
Күзең йомып әйләнеп үт
Әшәкелек өермәсен.

Әткәң, әнкәң, әби, бабаң
Яши синең өчен диеп.
Мин әле бәләкәй димә,
Яшә синдә янып көеп.

Үтеп китәр балачагың,
Башланыр яшүсмер чоры.
Теләкләрнең иң изгесе -
Булсын барыр юлың туры.

Бүген синең юбилеең,
Котлау ява тирә яктан.
Синең бик тә матур чагың,
Килер көнең булсын актан.

Туган көн
Уникаль идентификатор: 0809121400
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез