ФК
Фирдәүсә Кәримова
9 сентябрь, 2012 ел
Котлы булсын 15 яшең,
Бик матур һәм җаваплы чор.
Син инде яшүсмер бала,
Сынауга әзер булып тор.

Яшьлек дигән гүзәл чакның
Тиздән ачарсың капкасын.
Алда төрле-төрле юллар,
Хәтәрдән Алла сакласын.

Бер күрүгә бәя бир син,
Кайсы яхшы, кайсы яман.
Ялгышма, бик каршылыклы,
Дустым, син яшәгән заман.

Белем алу - җиңел түгел,
Әмма бик тә мөһим эш ул.
Ныклы белем һәм тырышлык,
Дәрәҗәгә менәр юл шул.

Әтиеңә, әниеңә,
Өй эшендә ярдәмче бул.
Яшьтән өйрәнгән һөнәрне,
Гомер буе онытмас кул.

Дусны сайлаган чакта да,
Ялгышма син, ныклап уйла.
Таныш-белеш күп булса да,
Якын дус ул тик бер була.

15 яшең котлы булсын,
Чын күңелдән теләк телик.
Алдагы туган көнгә дә,
Бүгенгедәй теләп килик.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0909121401
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез