ФК
Фирдәүсә Кәримова
23 сентябрь, 2012 ел
Хыялларың күктә очкан,
Ай, кояш, йолдызлар кочкан
Вакытың синең, сеңлем.
Бәхетләргә тулып торсын,
Котлы һәм мөбарәк булсын
15 яшь тулган көнең.

Язгы кояшка сыенган,
Чәчәк атарга җыенган,
Бөресе - син гөлләрнең.
Гомер язың гүзәл булсын,
Һәрчак сине сыйпап торсын,
Назы җылы җилләрнең.

Балачак белән хушлашып,
Үсмер чорга аяк баскан -
15 яшь көн дә тулмый.
Еллар үткәч эзләсәк тә,
Алларына тезләнсәк тә,
Кире кайтарып булмый.

Кадерләрен белеп кенә,
Сөеп һәм сөелеп кенә,
Яшә, бәхетле чагың.
Саулык-сәламәтлек телим,
Көтелмәгән зур уңышлар,
Һәм саф мәхәббәт тагын.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2309121411
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез