ФК
Фирдәүсә Кәримова
23 сентябрь, 2012 ел
Сагынып искә ала торган,
Иң күркәм чакның берсе,
Ялгышмамын, 20 яшь -
Нәкъ үзе, дисәм.

Мәктәп чоры инде узган,
Кулга кергән документ.
Берәү киткән армиягә,
Берәү вузда - студент.

Кемдер инде акча эшли,
Үтә көне хезмәттә.
Кемдер-кемгә гашыйк булган,
Янадыр мәхәббәттә.

Сизәсеңдер синең яшьнең
Нинди күп икән эше.
Башыңны югалта күрмә
Буласың килсә кеше.

Гомер узып артка карап,
Үкенерлек булмасын.
Кирәкмәгән гамәл кылып,
Яшь гомерең сулмасын.

Гомер юлын узган чакта
Юк ул җавапсыз чоры.
Җырлый белеп җырлаганда
Һәрбер чорның үз җыры.

Сиңа безнең ышаныч зур,
Син - нәселнең терәге.
Әйтсен кеше сиңа карап,
Ул - яшьләрнең сирәге.

Туган көнең котлы булсын,
Юлларыңа ак келәм.
Хыялларың чынга ашсын,
Сынатмассың дип беләм.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2309121412
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез