ФК
Фирдәүсә Кәримова
23 сентябрь, 2012 ел
Озак көткән юбилей көн -
20 яшь тик бер иула.
Ул көннәрдә нечкә күңел
Бик җаваплы хискә тула.

20 яшь шундый вакыт,
Мәктәп чоры артта калган.
Кеше укып белем алганю
Кесәсенә диплом салган.

Берәү киткән армиягә,
Кайберәүләр йөри эшкә.
Яшьлек булгач, бар да була,
Сөйгән ярлар керә төшкә.

... туган, синең дә бит
Иң күңелле матур чагың.
Бүгенгедәй матур ямьле,
Кайсы вакыт булыр тагын?

Уздыр сихри яшьлегеңне
Кадерләрен белеп кенә.
Яшә шулай бүгенге күк
Елмаеп һәм көлеп кенә.

Күз тимәсен тәртибеңә,
Һаман шулай акыллы бул.
Өметләнгән бәхетеңә
Илтсә икән иң туры юл.

Әтиең һәм әниеңнең,
Син - ышанчылы терәге.
Алар өчен бүгенгедәй
Типсең һаман да йөрәгең.

Бүген синең юбилеең,
Котлы булсын туган көнең.
Бәхет шатлыкларга тулы
Матур төш күк булсын өнең.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2309121415
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез