ФК
Фирдәүсә Кәримова
23 сентябрь, 2012 ел
Иң яраткан энебезгә
Туган көнгә үз итеп,
Чын йөрәктән сәлам юллыйм
Кызганмыйча, күп итеп.

Сиңа, энем, насыйп булсын
Хак Тәгалә рәхмәте.
Күрсәтергә ата-анаңа
Фани дөнья рәхәтен

Быел сиңа егерме яшь
Бу - синең матур чагың.
Синдәй кадерле энемә
Ниләр теләргә тагын?

Телим әле гомереңнең
Озын, күркәм булуын.
Ел артыннан ел өстәлеп
Сиксән-туксан тулуын.

Телим әле җиңеллекләр
Синең барыр юлыңа.
Әверел син Аллаһының
Иң яраткан колына.

Гомер буе гел дә уңнан
Иркәләп җилләр иссен.
Киләчәккә уңыш теләп
Йөрәкләр бергә типсен.

Туган көнең котлы булсын,
Сине тәбрик итәбез.
Бик зур түземсезлек белән
Туган көнне көтәбез
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2309121414
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез