ФК
Фирдәүсә Кәримова
27 сентябрь, 2012 ел
Көн артыннан айлар уза,
Айлар артыннан еллар.
Үтелә күпме сукмаклар,
Җырлана купме җырлар.

Ә юллар гел алга дәшә,
Офыклар суза кулын.
Шатлык борчуларны төяп
Узасың гомер юлын.

Шатланасың, гомерләрем
Узмады диеп бушка.
Шөкер, кылган гамәлләрең
Языла бара ташка.

Ул гамәлләр балаларда,
Ул гамәлләр хезмәттә.
Юлны ничек узуынңа
Карап килә хөрмәт тә.

Ярдәмчелегегез белән
Мөгаллимгә сез терәк.
Эшен белеп эшләүчеләр
Бөтен җирдә дә кирәк.

Һаман шулай һәрбер җирдә
Кирәк булып калыгыз.
Юбилейга теләкләрне
Кабул итеп алыгыз.

Озын гомер, сәламәтлек
Булсын синең юлдашың.
Ярты гасыр - матур чор ул,
50 яшь ул - юл башы.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2609121419
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез