ФК
Фирдәүсә Кәримова
27 сентябрь, 2012 ел
Менә шулай, сеңелем, калышмыйсың,
Син дә безнең арттан чабасың.
Тик без генә тоттырмыйбыз сиңа,
Бу гомерләр кая чаба соң?

Кайчан гына әле, җитәкләшеп,
Йөргән идек җыйнау бакчага.
Ак бантиклы, сарафанлы чакны,
Табып булмас хәзер акчага.

Җырлар җырлап әткәй җилкәсендә
Кайткан чакны урам тутырып.
Хатирәләр аша тик хыялда
Сагынырга калды утырып.

Шулай язган адәм баласына,
Язмыш йөртә әйдәп артыннан.
16 яшь тулар-тулмас чакта
Чыгып киттең әткәй йортыннан.

Оныттыңмы, кайтам, сагынам дип,
Елап чыккан озын төннәрне.
Башны ташка бәрә-бәрә укып,
Гомерлеккә алдың һөнәрне.

Ул көннәрдән күпме сулар аккан,
Кемнәр килеп, кемнәр китмәгән.
Өч егетең үсеп буйга җиткән,
50 яшең юкка үтмәгән.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2609121420
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез