ФК
Фирдәүсә Кәримова
27 сентябрь, 2012 ел
Туган-тумачаны бездә
Нәсел, кабилә диләр.
Кабиләнең һәр кешесе
Нәселе хакында сөйләр.

Нинди рәхәт нәселеңә
Горурлык була алсаң.
Туганнарга ярдәм итеп,
Тормыш юлыннан барсаң.

..., энем, син нәселнең
Таянырдай терәге.
Озак еллар "яшим" диеп,
Типсә икән йөрәгең.

Сизәсеңдер син үзең дә
Яныңа сыенганны.
Юбилейда әйтик әле
Йөрәккә җыелганны.

Мактау сүзен гадәти көн
Нигәдер булмый әйтеп.
Шуңа туган көн бәйрәмен
Тора ул күңел көтеп.

Бүген синең туган көнең,
Ярый әле тугансың!
Безнең нәсел, кабиләгә
Зур бер терәк булгансың.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2709121422
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез