Шатлыгы да, хәсрәте дә килгән,
Яшәгәндә уйнап көлешеп,
Тик мактауга лаек, яшәдегез
Барын-югын тигез бүлешеп.

Яитен диеп эше ташланмаган,
Читкә йөреп хезмәт ителгән.
Тормыш барсын диеп чаба-чаба
Ничә чакрым юллар үтелгән.

Ничә миллион акча үткән кулдан,
Күз төшмәгән, шөкер, хәремгә,
50 яшьтә горурланып әйтик,
Үтмәгәндер гомерең әрәмгә.

Бүген синең матур юбилеең,
Тантаналы гомер бәйрәмең.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Кабул ит син чәчәк бәйләмен.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста