БА
Билгесез автор
28 сентябрь, 2012 ел
Җәннәт миңа ахыры эләкмәс инде...
Бик күп гөнаһ эшләп ташладым.
Урыс суйган чучка ите алып
Уразада шашлык ашадым.

Хур кызлары миңа бирмәс инде,
Намаз укымадың диярләр.
Безнең күз алдында, кызыктырып
Муллаларны гына сөярләр.

Бирелмәгән сәдакалар бардыр,
Өметләнгән мәчет картына.
"Сәдакасын кысты, мәлгун!" диеп
Каргагандыр әле артымнан.

Зина кылдым. Әйтмим, булгалады,
Ак-кара дип сайлап тормадым...
Тик шунысын әйтим - беркайчан да
Тәһарәтсез зина кылмадым.

Юк пожалуй... Җәннәт эләкмәс миңа...
Мин тәмугка туры очармын.
Сезгә обещанный хур кызларын
Бу дөньяда гына кочармын...
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 2709121426
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез