ФК
Фирдәүсә Кәримова
28 сентябрь, 2012 ел
Юбилей белән котларга
Сиңа да җитте чират.
50 яшькә җиткән егет -
Җитлеккән булган ир-ат.

Шулай булмый, гомерләрнең
Шактый өлеше үткән.
Мәхәббәтнең җимешләре -
Балалар үсеп җиткән.

Хезмәттә дә, күз тимәсен,
Ирешелгән уңышка.
Ышанычын аклагансың
Чыгучының тормышка.

Мөселманча, тыйнак кына,
Гомер итәсез парлап.
Кызартмыйсыз йөзебезне,
Сез безгә үрнәк парлар.

Гаиләңә, дус-туганга,
Син, шөкер, игътибарлы.
Туган көнең хөрмәтенә
Кабул ит ихтирамны.

Холкың кызу булмаса да,
Янасың, сүрелмисең.
Шатлык килсә, кайгы килсә
Сугылып бәрелмисең.

Акыл белән хәл итәсең
Тормыш мәшәкатьләрен.
Күрү язсын дөньяның һәм
Ахирәт рәхәтләрен.

Юбилей датасы белән,
Котлаек Синдәй дусны.
100 яшьтә күрешү теләп
Күтәрик әле тостны.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2809121427
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез