ФК
Фирдәүсә Кәримова
19 октябрь, 2012 ел
Нинди рәхәт туган йортта,
Безне көтеп торучы бар.
Кайтып булыр идемени
Булса әгәр күңелегез тар.

Җыйнап әйтсәм, рәхмәт абый,
Нигез утын саклаганга.
Бердәнбер кыз туганыңны
"Апаем" дип яклаганга.

Рәхмәт сиңа, үз кызыңа
Гадел әти булган өчен.
Хәлегездән килгән кадәр
Кызганмыйсың хәләл көчен

Озак еллар бергә-бергә
Яшәү насыйп булсын безгә.
Күңелегездән яз китмәсен,
Атлап керсәгез дә көзгә.

60 яшең котлы булсын,
Син - чын сабырлык иясе.
Юбилейга теләк юллый
Сеңелеңнең гаиләсе.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 1910121434
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез