ФК
Фирдәүсә Кәримова
19 октябрь, 2012 ел
Юбилейга җыелыштык
Рәхмәт әйтеп, котлау өчен.
... абый, кимемәсен
Арта барсын яшәү көчең.

Сез-нәселнең таянычы,
Мактанырлык уңган ир дә.
Сезнең кебек булган әти
Йөзгә бердер бәлки җирдә.

Ышанычлы җитәкче дә,
Яклаучы да, саклаучы да.
Кирәк чакта, ачуланып,
Җай чыгарып мактаучы да.

Туган нигез, авывл матур,
Сезнең кебек ирләр белән.
Сездәй кешеләр булганда
Авыл яшәр диеп беләм.

Сезгә ходай барсын биргән,
Булган хатын яныгызда,
Бөтен матур ыйфатларның
Өлеше бар каныгызда.

Сезгә карап сокланабыз,
Берүк тимәсен күз генә.
Абый булгач якын итеп
Әйтим әле бер сүз генә.

Юбилеең котлы булсын.
Озын гомер, ныклы саулык.
Саулык булса бар да булыр,
Саулык бит ул иң зур байлык.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 1910121435
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез