ФК
Фирдәүсә Кәримова
19 октябрь, 2012 ел
Һай, диеп гомер үтүгә
Үкенеп утырмыйбыз.
Үтә диеп, китә диеп
Борчылып та тормыйҗыз.

Хак тагалә килер көнен
Тыныч, тыныч хәерле итсен.
Үзе биргән һәр сәгате
Шатлык бәхеттә үтсен.

Балаларның уңышлары
Сөендерсен күңелне.
Ана өчен шул сөенеч-
Иң зур бәхет түгелме?

Берүк Ходай аермасын
Гомер иткән иреңнән.
Дус-туганнар төшмәсеннәр
Табыныңнын түреннән.

Шулай яшәгәндә генә
Кызык ул яшәүләре.
Дөньясына чын күңелдән,
Сөям дип дәшүләре.

Юбиляр дус, бу шигырьнең
Килә сиңа һәр сүзе.
Күз алдыбызда һәрвакыт
Елмаеп тора йөзең.

... апа, син бит безнең
Бик кадерле апабыз.
Һич арттырмый әйтик әле,
Без сине яратабыз.

Синең туган көнгә бездән
Бәйләм-бәйләм теләкләр.
Җитмеш, сиксән, туксангача
Бергә типсен йөрәкләр.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 1910121436
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез