РГ
Раил Гатауллин
1 ноябрь, 2012 ел
Компьютерда Интернетта
Утырып нык алҗыгач.
Үзенә кирәк сорауны
Эзләп таба алмагач

Улы сораулар яудырды
Борылып әтисенә.
Монитордан башын алды
Җавапка әтисе дә.

- Дөнья матур, дөнья киң лә,
Ялгышамындыр бәлки?!
Нигә тормыш матурлыгын
Күрә алмыйбыз, әти?

Син вузда белем бирәсең
Гади түгел, югары!
Нигә эшкә йөрергә дә
Машинаң соң юк әле?!

Нигә бер дә ял итмибез
Берәр илдә җәйләрен?
Ник татлы ризык ашарга
Акчаларны жәлләвең?

Ник яхшы кием кияргә
Белемледә акча юк?
Ник белемсез кешеләрнең
Өсте бөтен, тамак тук?

- Тормыш матур без юк җирдә, -
Җавап тотты әтисе. -
Ул тормышны күрү өчен
Йөрисе дә йөрисе...

Машинада узган чакта
Дөнья күрми калабыз,
Шуңа күрә без эшкә дә
Шулай җәяү барабыз.

Чит илләрдә чиновниклар
Эшкә җәяү йөриләр,
Велосипед иярлиләр
Күккә борын чөймиләр.

Алар матур табигатьне
Үзләрендә булдырган.
Җәяүлеләр, велосипедлар
Өчен юллар суздырган.

Диңгез ярын, урамнарны
Алар көн дә чистарта.
Алар бездәй узып китми
Гаделсезлек очратса.

Бездә исә һәрбер кеше
Үз-үзенә бикләнгән.
Эчкерсезлек, ачык йөз юк,
Елмаю юк битләрдә.

Һәркем үзе сарай салып
Бикләнергә тырыша,
Акча өчен, урын өчен
Оялмыйча сугыша.

Шул сугышта гади халык
Зыян күрә дә инде.
Үзе белә, үзе елый,
Шуннан көлә дә инде.

Дөнья матур, дөнья киң ул
Бу чынлап шулай, улым.
Шул матур, киң дөньяларда
"Ябык" кешеләр тулы.

Табигатькә ачык бул син,
Бу тормышка бул ачык.
Байлыгың булган чакта да
Сарайда ятма качып.

Табигатьне саклый килсәң
Ул да саклар үзеңне.
Кирәк чакта түземсез бул,
Кирәк чакта түземле.

Дөнья киң ул, дөнья төрле
Ул дөнья синең кулда!
Үзеңә кирәк дөньяны
Күңелеңдә гел уйла.

Үзеңә кирәк дөньяны
Үзең ясарга тырыш.
Киләчәкне булдыруга
Һәркем кертә ала өлеш.

Менә мин дә вузда улым
Киләчәк дөнья ясыйм.
Тормыш мәгънәсен аңлатам
Яхшылык барын раслыйм.

Яхшылыкны начарлыктан
Аерырга өйрәтәм.
Күпләрнең күзләрен ачам
Киләчәкне үзгәртәм.

Минем эшнең җимешләре
Соңрак пешә шул, улым.
Безнең эшне бәяләве
Шуңа да авыр, кыен.

Безнең эшне бәяләрлек
Бухгалтерлар юк әле.
Җитәкчеләр бу тормыштан
Ваз кичкән, ябык әле.

Көтәбез, улым, тормышта
Яңа Колумб туганын.
Бәрәңге күк Яхшылыкны
Бер табып утыртканын.

... Улы әтисен тыңлады
Сүзен түкми чәчмичә.
Һәрбер сүзен йотып барды,
Бер сүз җавап әйтмичә.

Борылдылар экраннарга
Интернетка чумдылар.
Икесендә ике фикер,
Төрле уйлар уйлыйлар.

Улы төрле илләр карап,
Тел өйрәнә башлады.
Дөнья гизеп, тормыш күреп
Йөрү аңа ошады.

Әтисе дә интернетта...
Тик ул анда эш эзли.
Бер күзе белән улының
Кайда гизүен күзли.

Белә ата - дөнья матур,
Дөнья ямьле, дөнья киң.
Дөнья интернет түгел шул...
Нишлим соң? Ни хәл итим?!

Торды да ул кулын куйды
Улының җилкәсенә,
- Әйдә, улым, киттек, - диде. -
Утырма, җитәр сиңа!

Күз салдылар тәрәзәгә -
Яңа яуган ак карга.
Янда үскән каеннарга,
Болытларга, һавага.

- Дөнья интернетта түгел,
Син, улым, дөрес аңла!
Тормыш интернетта түгел
Тормыш - анда башлана!
Сәясәт
Уникаль идентификатор: 0111121440
8
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез