ФК
Фирдәүсә Кәримова
1 ноябрь, 2012 ел

Адашка

Шигырь языйк әле котлап,
Адашка туган көнгә.
Булсын диеп эшләүчегә
Көннәрне бәйләп төнгә.

Ямь өстисең тирә-юньгә,
Хезмәтең - бик катлаулы.
Сөендерәсең халыкны,
Нәтиҗәсе - мактаулы.

Кечкенә генә булсаң да
Күтәрә, төшерәсең.
Бала кайта, ир кайта дип,
Ашарга пешерәсең.

Балаларың белән бергә
Укыйсың син тырышып.
Эшне сөеп башкарасың,
Тормыйсың һич карышып.

Ирең, кызың һәм улыңа,
Илһам чыганагы - син.
Фирдәвескәй исеменә,
Син, дускай, чынлапта тиң.

Без бит сине читтән генә
Һәрдаим күзәтәбез.
Туган көнгә чын күңелдән,
Зурлап теләк телибез:

Исән-сау бул озак яшә,
Яшәрә бар ел саен.
Ирең белән тигезлектән
Аермасын ходаем.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0111121441
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез