РГ
Раил Гатауллин
1 декабрь, 2012 ел
Кышның иң беренче көне -
Бар җир карга төренгән.
Үзе җылытты да кебек
Иртә белән бүгеннән.

Иртәгә кыш дигән көнне
Котырды шул бураны.
Кар белән шыплап тутырды
Көзге кара урамны.

Бүген янә карлар эри,
Лондонда кебек томан.
Җылы булганга шулай ул,
Тагын карала урам...

Каралса да, агарса да,
Сак булыгыз юлларда.
Артык машина кумагыз -
Бар да сезнең кулларда!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0112121445
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез